Әлмәтем — мәхәббәтем

Әлмәт яклары якты,
Чакрым саен маяклы.
Әллә нигә, әллә нигә
Якын иттем бу якны.

Әлмәтем, әй, Әлмәтем,
Син минем яшьлек дәртем.
Синдә җан сөйгән хезмәтем,
Бәхетем, мәхәббәтем.

Дала җиле искәндә,
Иртәләрдә, кичләрдә,
Җир астында кара алтын
Тынгы бирми хисләргә.

Әлмәтем, әй, Әлмәтем,
Син минем яшьлек дәртем.
Синдә җан сөйгән хезмәтем,
Бәхетем, мәхәббәтем.

Вышкалар басты сафка.
Тулган ай тора сакта.
Зәй буена кил син, иркәм,
Фонтаннар аткан чакта!

Әлмәтем, әй, Әлмәтем,
Син минем яшьлек дәртем.
Синдә җан сөйгән хезмәтем,
Бәхетем, мәхәббәтем.

Голосов пока нет
« »