Кайсы язның ярсу елгалары
Ярсыттылар минем йөрәкне?!
Кайсы таңның сайрар сандугачы
Сагыну җырын миңа өйрәтте?!
Кышлар җитсә, күңел язны сагына,
Кошлар кайта, ямьле яз җитсә …
Яз айларын көткән кошлар сыман,
Талпынадыр күңелем кич-иртә.
Язлар килгәч, кайта ярларына
Ярсып-ярсып аккан ташкыннар.
Ярларына кайткан ташкын кебек,
Сиңа гына күңелем ашкына.
Бу җыр Болгар кызлары репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 25/11/2025 - 00:26
«
»