Ана күңеле — тирән диңгез, диләр,
Шикләнмимен, чын, шулай бит.
Ул күңелгә күпме шатлык сыйса,
Кайгылар да бик күп сыя бит.
Авырлыкның барын оныта әнкәй
Баласының бәхете хакына,
Тик балалар әнкәй күңелләрен
Аңлый алмый кала еш кына.
Мәшәкатсез-нисез зурайгандай,
Үсеп җиткәч (алгач), кайсы балалар,
Әнкәйләргә авыр сүзләр әйтеп,
Уңалмаслык яра салалар.
Авырлыкның барын оныта әнкәй
Баласының бәхете хакына,
Тик балалар әнкәй күңелләрен
Аңлый алмый кала еш кына.
Ана күңеле тирән, киң дә, диләр,
Кичерер ул, бәлки, баласын.
Һаман өзелер ул, "балам", диеп,
Сызласа да йөрәк ярасы.
Авырлыкның барын оныта әнкәй
Баласының бәхете хакына,
Тик балалар әнкәй күңелләрен
Аңлый алмый кала еш кына.