Яратып тормышны,
Шатланып яшәүче
Никадәр бәхетле дөньяда.
Яхшы уй чорнаса
Һәр кеше күңелен,
Эшләре уң була шуңа да!
Яшеме, картымы —
Дөньяда һәркемне,
Игелек яуласын һәр җанны,
Һәр җанны.
Бер читтә калдырмый
Бу Җирдә һичкемне,
Мәхәббәт чорнасын җиһанны.
Мәхәббәт, дуслыкка
Хыянәт итмәүче
Картлыкта шатлыкта "коена".
Чакырып сафлыкка,
Үзенең белгәнен
Өйрәтсә кызына, улына.
Яшеме, картымы —
Дөньяда һәркемне,
Игелек яуласын һәр җанны,
Һәр җанны.
Бер читтә калдырмый
Бу Җирдә һичкемне,
Мәхәббәт чорнасын җиһанны.
Көзләрдә, кышларда,
Язларда, җәйләрдә
Иминлек булыр тик дөньяда!
Буыннан буынга,
Илләрдән илләргә
Һәр җанда мәхәббәт булганда!
Яшеме, картымы —
Дөньяда һәркемне,
Игелек яуласын һәр җанны,
Һәр җанны.
Бер читтә калдырмый
Бу Җирдә һичкемне,
Мәхәббәт чорнасын җиһанны.
