Тирәкләрдән оча ак мамык

Кояш нуры сипкән, иркә җилләр искән,
Гөлләр арасында әйләндек.
Тәүге хисебезне, айлы кичебезне
Салыбызга салып бәйләдек.

Бергә бәйләсәк тә, бергә бәйләнсәк тә
Ялгыз гына акты салыбыз.
Аккан сыуга карап, толымнарын тарап,
Озатып калды ярда талыбыз.

Сулар ярдан ашты, гомер алга акты,
Салыбызны гына тапмадык.
Еллар шауын чорнап, яшьлек җырын җырлап,
Тирәкләрдән оча ак мамык.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »