Безнең туган як

Категория: көе сүзләре

Бәйрәм итеп, сабантуйга,
Авылга кайтыйк, әйдә.
Җанга рәхәт туган якта,
Күңелле ямьле жәйдә.

Чишмәләре шифалымы?
Авылда сулар тәмле.
Җанга якын булгангамы,
Безнең туган як ямьле.

Балам диеп сагынучы
Анда — әткәй-әнкәем.
Гел исемдә туган ягым,
Тартыла күңелкәем.

Чишмәләре шифалымы?
Авылда сулар тәмле.
Җанга якын булгангамы,
Безнең туган як ямьле.

Туган ягым сандугачы
Сайрап юатыр әле.
Чыктым кайтыр юлларыма,
Бик нык сагынган мәлем.

Чишмәләре шифалымы?
Авылда сулар тәмле.
Җанга якын булгангамы,
Безнең туган як ямьле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »