Җир шары

Категория: көе сүзләре

Кояш китә бездән саубуллашып,
Озакка дип китә, язларгача.
Ниләр күрер инде Җир шарының
Безгә күренмәгән якларында?

Кояш нуры Җиргә җылы бирә;
Күк йөзләре аяз булсын иде.
Әй, Ходаем, үзең сакла безне,
Жир шарыбыз имин булсын иде.

Кара төтен арасында калып,
Нәфрәт укый Кояш сугышларга…
Үтәр иде бит ул нур таратып
Гөлбакчалар, басу, болыннарга.

Кояш нуры Җиргә җылы бирә;
Күк йөзләре аяз булсын иде.
Әй, Ходаем, үзең сакла безне,
Жир шарыбыз имин булсын иде.

Бар халыклар берләшсеннәр иде,
Юл куймаска Җирдә сугышларга.
Олы җанлы, миһербанлы булып,
Шөкер итик тыныч тормышларга .

Кояш нуры Җиргә җылы бирә;
Күк йөзләре аяз булсын иде.
Әй, Ходаем, үзең сакла безне,
Жир шарыбыз имин булсын иде.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »