Кайгыларда уйга чумып:
"Бу тормыш авыр", — димик.
Яшик әле көчле булып,
Дөньяның ямен белик.
Бәхет үзе тоташ түгел,
Ул бары тик мизгелләр.
Бәхет көткән һәрбер кеше
Йөрәк белән сиземләр.
Ничек кенә яшәсәк тә
Зарланмаска өйрәник.
Һәрбер кеше бу дөньяга
Сыналырга туа бит.
Бәхет үзе тоташ түгел,
Ул бары тик мизгелләр.
Бәхет көткән һәрбер кеше
Йөрәк белән сиземләр.
Шатланганда бәхет тоеп,
Дуслар белән бүлешик.
Йөрәкне бит булмый тыеп,
Җырлыйк әле, көлешик.
Бәхет үзе тоташ түгел,
Ул бары тик мизгелләр.
Бәхет көткән һәрбер кеше
Йөрәк белән сиземләр.
Бу җыр Резедә Кадыйрова репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 26/11/2025 - 20:07
«
»
