Кайтаваз (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Балачактан бирле миңа һаман серле,
Кайтавазлар кайдан яңгырый?
Урманнардан күпме мин эзләгән идем,
Тавышымны кем соң кабатлый?

Белергә теләп тә, сереңне белмибез,
Син һаман да серле бер аваз!
Ә-ә-ә-ә-ә-әй!
Бәхет кебек серле кайтаваз.

Юләр яшьлегемдә далага йөгердем.
Мин аны hаман да тоталмыйм.
Баладай күңелем, барыбер белмәдем;
Серенең җавабын табалмыйм.

Белергә теләп тә, сереңне белмибез,
Син һаман да серле бер аваз!
Ә-ә-ә-ә-ә-әй!
Бәхет кебек серле кайтаваз.

Офыклар ягыннан бик озак эзләдек,
Ул безне чакыра шикелле.
Шатлыклы авазның, еракларга китеп,
Кайтаваз булуы күңелле.

Белергә теләп тә, сереңне белмибез,
Син һаман да серле бер аваз!
Ә-ә-ә-ә-ә-әй!
Бәхет кебек серле кайтаваз.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »