Төп нигездә үткән балачакны
Кем сагынмый икән хәтерләп?
Балалары үскән туган йортны
Әткәй-әнкәй яши кадерләп.
Әткәй-әнкәй исән, бергә чакта
Төп нигездә дөнья түгәрәк.
Озак еллар әле туган йортта
Яшәсеннәр иде бергәләп.
Туган йортнын бакчасына чыгам,
Хуш исләре тора бөркелеп.
Гөлләр арасында уйга калам,
Хәтирәләремә күмелеп.
Әткәй-әнкәй исән, бергә чакта
Төп нигездә дөнья түгәрәк.
Озак еллар әле туган йортта
Яшәсеннәр иде бергәләп.
Чит җирләрдән кайтып, туган йортта
Аралашу үзе бер ләззәт.
Әткәй-әнкәй каршы чыгып торса,
Үзе шатлык, җанга мең рәхәт.
Әткәй-әнкәй исән, бергә чакта
Төп нигездә дөнья түгәрәк.
Озак еллар әле туган йортта
Яшәсеннәр иде бергәләп.
