Татар кызы (өченче вариант)

Күзләрендә — аның очкын,
Йөрәгендә — кайнар ялкын.
Иң акыллы, зирәк диеп
Дөнья белә татар кызын.

Кемнәр генә сокланмаган:
"Сылуның, — дип, — сылуы".
Үзе бәхет минем өчен
Татар кызы булуым.

Шатлык белән көтә һаман
Бәйрәмнәрне һәр ел саен.
Ак күлмәкле зифа каен
Сердәш иткән татар кызын.

Кемнәр генә сокланмаган:
"Сылуның, — дип, — сылуы".
Үзе бәхет минем өчен
Татар кызы булуым.

Изгелекләр өчен туган,
Алар бизи илнең язын.
Мөмкинлеге чыккан саен
Рәнҗетмәгез татар кызын!

Кемнәр генә сокланмаган:
"Сылуның, — дип, — сылуы".
Үзе бәхет минем өчен
Татар кызы булуым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »