Атылган йолдызлар юлыннан
Гомерлек бәхетең юрама.
Бер мизгел яна да, соңыннан
Алар бит мәңгегә югала.
Якты нур сызалар
Һәм кинәт сүнәләр,
Атылып, адашып очканда.
Атылган йолдызлар —
Акланмас өметләр.
Алардан калмый бит очкын да.
Мизгеллек бәхеткә алданып,
Атылган йолдызны сайлама.
Яшәрсең гомергә сокланып,
Яктысын сайлый бел, соңлама!
Якты нур сызалар
Һәм кинәт сүнәләр,
Атылып, адашып очканда.
Атылган йолдызлар —
Акланмас өметләр.
Алардан калмый бит очкын да.
Үткәндә гомерең юлында
Атылган йолдыздай югалма.
Читләшеп иң якты хыялдан,
Акланмас өметкә алданма!
Якты нур сызалар
Һәм кинәт сүнәләр,
Атылып, адашып очканда.
Атылган йолдызлар —
Акланмас өметләр.
Алардан калмый бит очкын да.
