Бәхет булсын

Категория: көе сүзләре

Бу йортларда күпме кеше яши
Бәхетләре, белмим, тулымы…
Тәрәзәләр якты нурлар бөрки,
Гаилә учаклары җылымы?

Тәрәзәләр нурлар сибә,
Кичләрен, хәтта, төнлә.
Кайсы яна, кайсы сүнә —
Үз тормышы һәркемдә.

Урамнарга карыйм төнлә,
Төрле уйлар күңелдә.
Бәхет булсын һәр гаиләдә,
Яшь түкмәсен беркем дә.

Бер гаиләдә япь-яшь кенә ана
Юатадыр елак бәбине,
Күршедәге әби, ялгыз гына,
Намаз вакытларын көтәме?..

Тәрәзәләр нурлар сибә,
Кичләрен, хәтта, төнлә.
Кайсы яна, кайсы сүнә —
Үз тормышы һәркемдә.

Күпме тәрәзәләр шәһәрләрдә —
Ап-ак төстә, тигез, бер төрле.
Ә язмышлар төрле кешеләрдә,
Ә кешеләр — төрле тәкъдирле.

Тәрәзәләр нурлар сибә,
Кичләрен, хәтта, төнлә.
Кайсы яна, кайсы сүнә —
Үз тормышы һәркемдә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »