Яхшы хәбәр

Хәлләр белеп сәламләшкән чагымда,
Зар ишетсәм, сызлый, әрни йөрәгем…
Шатландыра, рәхәт бирә җаныма
Якыннарның яхшы хәбәре.

Изге хәбәрләр, сөенечләр генә
Алып килсен безгә тәүлекләр!
Матур гомерләр, тик бәхетләр генә,
Яхшы хәбәр тели йөрәкләр.

Ямьле чакны, балачакны сагына
Күңелемнең боек, моңсу мәлләре.
Җанга якын җырны җырлыйм тын гына,
Яхшы булсын өчен хәлләрем.

Изге хәбәрләр, сөенечләр генә
Алып килсен безгә тәүлекләр!
Матур гомерләр, тик бәхетләр генә,
Яхшы хәбәр тели йөрәкләр.

Миңа насыйп гомерләрнең юлында
Һәр кешегә телим изге теләкне.
Кушылыгыз әле шушы җырыма,
Бер күтәрик әле кәефне!

Изге хәбәрләр, сөенечләр генә
Алып килсен безгә тәүлекләр!
Матур гомерләр, тик бәхетләр генә,
Яхшы хәбәр тели йөрәкләр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »