Күңелемә җылы эзлимен

Категория: көе сүзләре

Мин җәйләрдә мәңге калыр идем,
Кышлар җитә, карлар ява шул.
Әрнеде лә йөрәк, тыңлап калгач
Саубуллашкан кошлар авазын.

Йөрәгемдә сагыш калды көздән;
Мин гел жәй булуын телимен.
Җаным эри дуслар әйткән сүздән,
Күңелемә жылы эзлимен.

Җәйләр эзләп мин дә китәр идем,
Газиз туган җирем кала шул.
Җаным кабул итми суыкларны,
Кар-буранлы кышның һавасын.

Йөрәгемдә сагыш калды көздән;
Мин гел жәй булуын телимен.
Җаным эри дуслар әйткән сүздән,
Күңелемә жылы эзлимен.

Кышның суыгына чыдар өчен,
Җылы караш кирәк җаннарга.
Күңелемне аңлый алган өчен
Рәхмәтле мин якын дусларга.

Йөрәгемдә сагыш калды көздән;
Мин гел жәй булуын телимен.
Җаным эри дуслар әйткән сүздән,
Күңелемә жылы эзлимен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »