Җәйге болыннарда
Борма-борма юлдан
Үткән гомеремне юлладым…
Истә, балачакта,
Таңнар аткан чакта
Ап-ак яллы атта узганым…
Хыял түгел иде
Ап-ак яллы атым —
Яшел болындагы чынбарлык!
Хәзер хыял инде;
Кайдан көчләр табыйм
Сагынуларыма чыдарлык?
Кайту балачакка
Бары хыял гына…
Кайтарыплар булмый узганны…
Бу юллар болында
Уралган сафлыкка,
Юк аларның хәтта тузаны.
Хыял түгел иде
Ап-ак яллы атым —
Яшел болындагы чынбарлык!
Хәзер хыял инде;
Кайдан көчләр табыйм
Сагынуларыма чыдарлык?
Шушы болыннарга
Мин сагынып кайтам…
Шунда тапты йөрәк ялларын…
Балачакны алып
Кайтса иде атым;
Сыйпар идем ап-ак ялларын.
Хыял түгел иде
Ап-ак яллы атым —
Яшел болындагы чынбарлык!
Хәзер хыял инде;
Кайдан көчләр табыйм
Сагынуларыма чыдарлык?
