Яшьлекне сагынганда

Категория: көе сүзләре

Тормыш юлдашым булмадың
Гомерем юлларында.
Гел йөрәгем дулкынлана
Яшьлекне сагынганда.

Моңнар тула җаныма,
Бик сагынган чагымда.
Өзгәләнәм мин тагын да,
Булсаң иде янымда.

Үзең кайларда югалдың?
Керәсең уйларыма.
Изге теләкләрем сиңа,
Бәхетсез булма гына.

Моңнар тула җаныма,
Бик сагынган чагымда.
Өзгәләнәм мин тагын да,
Булсаң иде янымда.

Үкенечләр булып калдың
Гомерем буйларына.
Сиңа гына багышлана
Моңнарым, җырларым да.

Моңнар тула җаныма,
Бик сагынган чагымда.
Өзгәләнәм мин тагын да,
Булсаң иде янымда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »