Күпме гасыр буе
Ага безнең чишмә.
Ата-бабалардан
Мирас булып килә.
Балачактан бирле
Якын һәркемгә дә,
Авылымның яме —
Шифа сулы чишмә.
Моңлы гына көйгә
Җырлый һаман чишмә.
Әйтәсыман безгә:
"Китмә читкә, китмә!"
Балачактан бирле
Якын һәркемгә дә,
Авылымның яме —
Шифа сулы чишмә.
Читкә чыгып китеп,
Кайда гына йөрмә,
Тартып тора кебек
Моңлы җырлы чишмә.
Балачактан бирле
Якын һәркемгә дә,
Авылымның яме —
Шифа сулы чишмә.
Добавлено tatassr в ЧТ, 27/11/2025 - 16:19
«
»
