Якташлар янына һаман күңел тарта,
Үзләре дә әллә сагына,
Мөмкинлекләр чыкса, газиз туган якка
Кайтып килик әле тагын да.
Бергә җыелганда йөрәкләр ял ала,
Шатланыйк әле без дөньяга,
Ә бер уйлаганда, ни кызыгы кала,
Мондый очрашулар булмаса.
Дөнья бездән соң да кала бит ул, кала,
Мәңгелеккә беркем тумаган.
Күпме гомер калган, шөкер итеп шуңа,
Без яшәек әле, ичмасам.
Без яшәек әле, якташлар.
Бу җыр Гүзәл Уразова, Сөмбел Заһидуллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 27/11/2025 - 16:32
«
»
