Гашыйк вакытымны сагынам

Категория: көе сүзләре

Синең барлыгыңны уйласам да,
Көч өстәлә кебек җаныма.
Үткән мизгелләрнең җылы нуры
Йөрәгемә килеп кагыла.

"Мине эзли", — димә, сине түгел,
Үткән көннәремне сагынам.
Сине түгел, иң гүзәл чагымны,
Гашыйк вакытымны сагынам.

"Җаныкаем", — диеп яратырга
Кире кайтып булса узганга,
Үтәр идем ерак араны да,
Йөгереп барыр идем яныңа.

"Мине эзли", — димә, сине түгел,
Үткән көннәремне сагынам.
Сине түгел, иң гүзәл чагымны,
Гашыйк вакытымны сагынам.

Үпкәләмим безнең узганнарга;
Газаплары китте җанымнан.
Гомерлек яр миңа булмасаң да,
Безнең үткәннәргә табынам.

"Мине эзли", — димә, сине түгел,
Үткән көннәремне сагынам.
Сине түгел, иң гүзәл чагымны,
Гашыйк вакытымны сагынам.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »