Кемнәр икән тиң безгә?

Категория: көе сүзләре

Кайгылардан газиз башым йөдәп
Йөргән чагым әле, агымсу.
Күп сорауга җавапларын эзләп
Адаштым мин, ахры, ялгызым.

Агымсуның иң зурлары
Барып җитә диңгезгә…
Үткәндә гомер юлларын
Кемнәр икән тиң безгә?

Серләремне агымсуга сөйләп
Бушандырыйм әле җанымны.
Тагын моңлы бер җырымны көйләп,
Дулкыннардан алыйм илһамны.

Агымсуның иң зурлары
Барып җитә диңгезгә…
Үткәндә гомер юлларын
Кемнәр икән тиң безгә?

Кайгыларны,югалтырга теләп,
Алып китче миннән, агымсу?
Язмышымны бәхет белән бәйләп
Яшәр өчен көчләр табыймчы?

Агымсуның иң зурлары
Барып җитә диңгезгә…
Үткәндә гомер юлларын
Кемнәр икән тиң безгә?

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »