Яшәргә көч беткән көннәрдә
Иркәләп су сипсәм гөлләргә:
"Мең рәхмәт, сулмабыз", — дигәндәй,
Ямь-яшел яфраклар тибрәлә.
Язларым ялгана көзләргә,
Чорналып бик моңсу төсләргә.
Күңелемдә һаман яз минем,
Карасам ямь-яшел гөлләргә.
Гөлләрем, рәхмәтле гөлләрем,
Күңелгә яшәргә көч сала.
Ямь-яшел гөлләргә карасам,
Күңелсез уйларым югала.
Язларым ялгана көзләргә,
Чорналып бик моңсу төсләргә.
Күңелемдә һаман яз минем,
Карасам ямь-яшел гөлләргә.
Ышанып эндәшим кемнәргә,
Йөрәгем серләрен сөйләргә?
"Без монда, янәшә!" — дигәндәй,
Бүлмәмдә гөлләрем тибрәлә.
Язларым ялгана көзләргә,
Чорналып бик моңсу төсләргә.
Күңелемдә һаман яз минем,
Карасам ямь-яшел гөлләргә.
