Әйтми калыр өчен сүзләремне
Түземлегем минем калмады.
Якын дустым итеп серләшергә,
Эндәшергә сиңа буламы?
Сөйләр серләр күп ул күңелләрдә,
Алда безнең озын юл әле.
Ышанычлы булыр гомерләр дә,
Киңәшерлек дустым бул әле.
Тыңлар идем синең киңәшләрне,
Бәхет юлым әллә томанлы?
Күңелемдә булган серләремне
Бер сөйләсәм сиңа буламы?
Сөйләр серләр күп ул күңелләрдә,
Алда безнең озын юл әле.
Ышанычлы булыр гомерләр дә,
Киңәшерлек дустым бул әле.
Эндәшергә, һаман серләшергә
Ышанырга сиңа буламы?
Синең белән миңа сөйләшергә,
Киңәшергә генә буламы?
Сөйләр серләр күп ул күңелләрдә,
Алда безнең озын юл әле.
Ышанычлы булыр гомерләр дә,
Киңәшерлек дустым бул әле.
