Серләремне сакла

Категория: көе сүзләре

Кичләр җиткән чакта
Күзем — тәрәзәдә,
Сине уйлап йөрәк дулкынлана.
Серләремне сакла
Һәрчак йөрәгеңдә,
Миннән еракларда булганда да.

Карашларың синең
Ышанычлар бирә,
Зур көч бирә минем йөрәгемә.
Син кайлардан килдең
Минем бәхетемә?
Зур сер булып кердең күңелемә.

Синең янда чакта
Күзем — күзләреңдә,
Карашыңнан йөрәк дулкынлана.
Серләремне сакла
Һәрчак йөрәгеңдә,
Минем яннарымда булганда да.

Карашларың синең
Ышанычлар бирә,
Зур көч бирә минем йөрәгемә.
Син кайлардан килдең
Минем бәхетемә?
Зур сер булып кердең күңелемә.

Минем уйларымда,
Гел син күңелемдә;
Искә алсам йөрәк дулкынлана.
Серләремне сакла
Һәрчак йөрәгеңдә,
Син үзең дә мине уйлаганда.

Карашларың синең
Ышанычлар бирә,
Зур көч бирә минем йөрәгемә.
Син кайлардан килдең
Минем бәхетемә?
Зур сер булып кердең күңелемә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »