Үзе дә сизмичә кала,
Ялгыша кайчак күңел.
Йөрәгенә газап ала,
Төзәтү мөмкин түгел,
Адәм фәрештә түгел.
Ялгышлы җаннар — газапта;
Тиргәүләр кирәк түгел.
Газаптан җаннар аклана,
Саф булыр алда гомер.
Якыннар ачуланганда
Әрнепләр яна күңел.
Аңлавы кыен булса да,
Гаепләүләре җиңел…
Адәм фәрештә түгел.
Ялгышлы җаннар — газапта;
Тиргәүләр кирәк түгел.
Газаптан җаннар аклана,
Саф булыр алда гомер.
Сабырлыкларын сакласа,
Әрнүдән туктый күңел.
Ялгышларга, язмышларга
Зарлану кирәк түгел.
Адәм фәрештә түгел.
Ялгышлы җаннар — газапта;
Тиргәүләр кирәк түгел.
Газаптан җаннар аклана,
Саф булыр алда гомер.
