Йөрәк сиземләве тынгы бирми;
Тиздән нидер булыр шикелле.
Ни буласын һичкем алдан белми;
Әй, син, язмыш, булчы сөйкемле.
Әй, син, язмыш, бәхет, шатлык бирче
Дусларыма, якыннарыма?
Кайгы җилләреннән сакла безне,
Усал язмыш булып кагылма.
Юрган булып кышын карлар ява,
Җирне саклап салкын җилләрдән.
Тамырларын өшетмәскә яба
Язны ямьләр матур гөлләрнең.
Әй, син, язмыш, бәхет, шатлык бирче
Дусларыма, якыннарыма?
Кайгы җилләреннән сакла безне,
Усал язмыш булып кагылма.
Йөрәгемдә тынгысызлык сизеп,
Яхшылыклар өмет итәмен.
"Хәерлегә генә булсын!" — диеп,
Тик шатлыклар гына көтәмен.
Әй, син, язмыш, бәхет, шатлык бирче
Дусларыма, якыннарыма?
Кайгы җилләреннән сакла безне,
Усал язмыш булып кагылма.
