Йөрәгемә якын кешем идең,
Еракларга китеп югалдың.
Нигә инде, нигә ерак киттең,
Адаштымы әллә уйларың?
Дөньяларда бергә яшәр кеше,
Тиң ярларны ялгыз итмәгез!
Чынлап түгел, хәтта, сынар өчен
Сез аларны ташлап китмәгез.
Көзен киткән парлы кошлар кайтып,
Язын эзли уртак оясын.
Яшәгәндә генә парлы булып,
Дөньяларның ямен тоясың.
Дөньяларда бергә яшәр кеше,
Тиң ярларны ялгыз итмәгез!
Чынлап түгел, хәтта, сынар өчен
Сез аларны ташлап китмәгез.
"Кайтам сиңа!" — диеп хәбәр бирдең,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, якыным.
Синең белән бергә йөрәкләрнең
Сүндермәбез сөю ялкынын.
Дөньяларда бергә яшәр кеше,
Тиң ярларны ялгыз итмәгез!
Чынлап түгел, хәтта, сынар өчен
Сез аларны ташлап китмәгез.
