Очар идем

Категория: көе сүзләре

Очар идем канатларым булса,
Очар идем, эх, мин очар идем.
Очар идем Айга, йолдызларга
Һәм алардан Җирне карар идем.

Хыялның галәме киң икән,
Йолдызлар, аяз төн, тулган ай.
"Бәхетем хыялга тиң микән?" —
Йолдызга төбәлгән төнге уй.

Очар идем йолдызларга карап,
Аяз күктә канат кагар идем.
Ак бәхетләр теләп бар дөньяга,
Канатлардан нурлар кояр идем.

Хыялның галәме киң икән,
Йолдызлар, аяз төн, тулган ай.
"Бәхетем хыялга тиң микән?" —
Йолдызга төбәлгән төнге уй.

Очар идем канатларым булса,
Очар идем, эх, мин очар идем.
Барып җитеп Айга, йолдызларга,
Кире төшеп, Җирне кочар идем .

Хыялның галәме киң икән,
Йолдызлар, аяз төн, тулган ай.
"Бәхетем хыялга тиң микән?" —
Йолдызга төбәлгән төнге уй.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »