Үзем генә калган чакларымда,
Тын калып, тынлыкны тыңлыймын.
Балаларым белән оныкларга
Чын күңелдән бәхет юрыймын.
Теләк телим шулай һәрвакытта,
Эчтән генә мең кат кабатлап:
"Бәхетле булсыннар бу дөньяда
Балаларым белән оныклар!"
Йөргән чакта ерак юлларымда
Мин аларны һаман уйлыймын.
Гомерлеккә тормыш юлларына
Бер Ходайдан бәхет сорыймын.
Теләк телим шулай һәрвакытта,
Эчтән генә мең кат кабатлап:
"Бәхетле булсыннар бу дөньяда
Балаларым белән оныклар!"
Кичләрем дә шулай, таңнарым да,
Теләк теләүләрдән тынмыймын.;
Балаларым белән оныкларга
Ак бәхетләр генә юрыймын.
Теләк телим шулай һәрвакытта,
Эчтән генә мең кат кабатлап:
"Бәхетле булсыннар бу дөньяда
Балаларым белән оныклар!"
