Яшь күңел

Син яшь, диләр, һәрвакыт яшь күңелле, диләр,
Көннән-көн яшәрәсең, дип, миннән көнлиләр;
Яшәрәм, дусларым, чөнки гүзәл яшьлеккә гашыйк мин,
Шуңа күрә картаерга бер дә ашыкмыйм.

Син шат, диләр, һәрвакыт шат күңелле, диләр,
Шат күңелле булуыңның серен әйт, диләр.
Күңелем шат, чөнки, дуслар, яшим мин бәхет илендә,
Чәчәк аткан гөлбакчадай туган җиремдә.

Син бик уңган, карлыгачтай бик җитез, диләр,
Колхоз кырларында эшләп үстеңме, диләр.
Эшләп үстем, дусларым, мин тургайларның җырын тыңлап,
Шуңа күрә тургай сыман яшим мин җырлап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »