Кояштан язларда
Якты нур коела;
Бар дөнья чәчәккә, гөлләргә күмелә.
Уйларым язларда
Шатлыклы тоела,
Безнең очрашуга өмет зур күңелдә.
Безнең кавышуга
Күңелем ышана;
Көтәм сине, иркәм, торамын сүземдә.
Сиңа ышануга
Йөрәгем сыена,
Киләчәгем якты, бәхетле сизелә.
Күңелләр шатлыгы —
Кавышу язында;
Без бергә бәхетле булырбыз гомергә.
Бәхетләр ачкычы —
Йөрәкләр назында,
Сөя белгән күңел бәхетнең түрендә.
Бу җыр Нәсимә Дәүләтова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 14:58
«
»
