Язгы аланда

Категория: көе сүзләре

Тузганакның сары чәчәкләре
Үз төсе, кояшка үрелгән.
Үз иткәндәй яшел чирәмнәрне,
Язларда яланга сибелгән.

Синең белән гаҗәпләнеп йөрдек,
Гөлләр тулы язгы яланда.
Сары төсләр җылы нурлар бөрки,
Яланнарда рәхәт җаннарга.

Киләчәккә җылы көннәр теләп,
Үрелгәндәй бәхет күгенә,
Тузганаклар, иртә язны ямьләп,
Шатлык өсти безнең күңелгә.

Синең белән гаҗәпләнеп йөрдек,
Гөлләр тулы язгы яланда.
Сары төсләр җылы нурлар бөрки,
Яланнарда рәхәт җаннарга.

Язның шушы сары чәчәкләре
Бүләк итә җылы көннәрне;
Шатландырып язда күңелләрне,
Тузганаклар дәшә жәйләрне.

Синең белән гаҗәпләнеп йөрдек,
Гөлләр тулы язгы яланда.
Сары төсләр җылы нурлар бөрки,
Яланнарда рәхәт җаннарга.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »