Яраткан гөлем, таҗларың,
Сулмаса да, коела.
Бу җирдәге кайгыларны
Сизәсең күк тоела.
Түз, түз гөлем, әрнүләргә ,
Сула күрмә, тиз генә!..
Мин: «Түз!» — диям үземә дә,
Яшь булганда күземдә.
Әллә, гөлем, бу дөньяда
Гаделсезлек тойдыңмы?..
Яшең итеп, син шуна да
Таҗларыңны койдыңмы?
Түз, түз гөлем, әрнүләргә ,
Сула күрмә, тиз генә!..
Мин: «Түз!» — диям үземә дә,
Яшь булганда күземдә.
Минем белән бар тойгымны
Бүлешәсең тын гына.
Яраткан гөлем, җанымны
Аңлыйсың күк тоела.
Түз, түз гөлем, әрнүләргә ,
Сула күрмә, тиз генә!..
Мин: «Түз!» — диям үземә дә,
Яшь булганда күземдә.
Бу җыр Гөлнара Абаева репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 15:16
«
»
