Әтиемне мәңгелеккә югалтканчы
Төшләремдә җигүле ат күргән идем.
Үз-үземне фикер аша юатмакчы:
"Хәерлегә генә булсын " — дигән идем.
Әтием, һаман да син уйларымда:
"Булсаң иде оныкларың туйларында…"
Барыр юлың кыска булган дөньялыкта,
Җаным елый уйлаганда шушы хакта…
Еллар аша, кайгылы бер хәтер булып,
Истән чыкмый әтиемнең соңгы көне…
"Балаларны нинди язмыш көтә?" — диеп,
Яшь аралаш аянычта әйткән сүзе.
Әтием, һаман да син уйларымда:
"Булсаң иде оныкларың туйларында…"
Барыр юлың кыска булган дөньялыкта,
Җаным елый уйлаганда шушы хакта…
Күпме генә еласаң да, искә алып,
Кире кайтмый мәңгелеккә киткән кеше…
Балаларда, оныкларда дәвам итә
Әтиемнең бу дөньяда нәсел җебе.
Әтием, һаман да син уйларымда:
"Булсаң иде оныкларың туйларында…"
Барыр юлың кыска булган дөньялыкта,
Җаным елый уйлаганда шушы хакта…
