Шәмем яна

Категория: көе сүзләре

Шундый мизгелләр бар,
Көчле ярсулардан
Йөрәк телгәләнгән чак була…
Сиздермичә саклап
Хата-ялгышлардан,
Яктылыгын биреп шәм яна.

Язмыш җилләреннән
Сүнми, якты яна,
Шәмем яна, яна сак кына.
Мөшкел хәлләреннән
Аның яктысына,
Җылысына йөрәк сыена.

Каты бәгырьләр бар,
Саксыз кагылудан
Күңелләрем тулган чак була…
Йөрәгемне саклап
Рәнҗү салкыныннан,
Җылылыгын биреп шәм яна.

Язмыш җилләреннән
Сүнми, якты яна,
Шәмем яна, яна сак кына.
Мөшкел хәлләреннән
Аның яктысына,
Җылысына йөрәк сыена.

Күпме гомерләр бар,
Бәхет-шатлыклардан
Язмыш аермасын, шул гына.
Мәхәббәтне саклап,.
Шундый теләк белән
Безнең икебезнең шәм яна.

Язмыш җилләреннән
Сүнми, якты яна,
Шәмем яна, яна сак кына.
Мөшкел хәлләреннән
Аның яктысына,
Җылысына йөрәк сыена.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »