Күк йөзендә күпме
Йолдыз яна икән?
Санап булмый,
Алар бихисап!
Синең күңелең дә
Ниләр уйлап яна?
Белеп булмый,
Анда ни исәп?
Әгәр күрсәң мине,
Елмаеп көләсең,
Шаян сүзләр белән эндәшеп.
Гашыйк булдым сиңа,
Үзең белсәң иде,
Аңлашырга иде серләшеп.
Тоткын иттең инде
Минем күңелемне,
Күпме җырлар жырлыйм моңланып.
Ничек җәлеп итим
Синең йөрәгеңне?
Аңларсыңмы икән уйланып?
Әгәр күрсәң мине,
Елмаеп көләсең,
Шаян сүзләр белән эндәшеп.
Гашыйк булдым сиңа,
Үзең белсәң иде,
Аңлашырга иде серләшеп.
Йөрисеңме әллә
Белеп хисләремне,
Шаяртулар белән тик сынап?
Мин ышанам әле,
Бер аңларсың мине,
Яратуым минем чын-чынлап.
Әгәр күрсәң мине,
Елмаеп көләсең,
Шаян сүзләр белән эндәшеп.
Гашыйк булдым сиңа,
Үзең белсәң иде,
Аңлашырга иде серләшеп.
