Бәхет насыйп булыр үзеңә

Категория: көе сүзләре

Капма-каршы ике юнәлештә
Китеп булмый бер үк вакытта.
Максатларга җитеп булмый һич тә
Бер урында туктап калып та.
Нишләргә белмәгән чаклар була,
Кайсы юнәлештән китәргә.
Бер юнәлеш, тик дөресен сайла,
Куйган максатларга җитәргә.

Һәр кешедә йөрәк тик бер генә,
Бүлү кирәк түгел икегә!
Берәгәйле булсын шул бер генә,
Бәхет насыйп булыр үзеңә!

Хыянәткә барып, бер йөрәген
Икеләйгә бүлгән кешедә
Бәхет нуры әллә өзеләме,
Ихлас түгеллеге сизелә.
Бу тормышта андый йөрәкләргә
Киләчәктән ниләр көтәргә?
Икегә бүленер мизгелләрдә
Кирәктер ул сабыр итәргә.

Һәр кешедә йөрәк тик бер генә,
Бүлү кирәк түгел икегә!
Берәгәйле булсын шул бер генә,
Бәхет насыйп булыр үзеңә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »