Яннарымнан эндәшмичә уздың,
Никтер белмәмешкә салышып.
Сине көтеп үтте күпме язым,
Яшәдемме әллә ялгышып?
Бәллүр савыт тиз ватыла,
уала-уала,
Мәхәббәтне сакламасаң,
югала-югала.
Бәллүр савыт кыйпылчыгы —
ярада-ярада,
Мәхәббәтне сакламавың —
арада-арада.
Язмышыңда кемнәргә юлыктың?
Нигә мине бик тиз оныттың?
Ә кайчандыр узең бит ялындың:
"Көт әле, — дип, — минем кайтуым?"
Бәллүр савыт тиз ватыла,
уала-уала,
Мәхәббәтне сакламасаң,
югала-югала.
Бәллүр савыт кыйпылчыгы —
ярада-ярада,
Мәхәббәтне сакламавың —
арада-арада.
Әллә бәллүр савыт кыйпылчыгы,
Йөрәгемне яраладымы?
Йорәгеңнең мине аңламавы,
Безне шулай араладымы?
Бәллүр савыт тиз ватыла,
уала-уала,
Мәхәббәтне сакламасаң,
югала-югала.
Бәллүр савыт кыйпылчыгы —
ярада-ярада,
Мәхәббәтне сакламавың —
арада-арада.
