Күңел байлыклары

Киемнәргә карап
Каршылаулар була.
Акылына карап озату.
Сокланырлык булып
Хәтерләрдә кала
Күңел байлыкларын ошату.

Җанның сафлыклары —
Күңел байлыклары,
Мәхәббәтле булган кешедә.
Йөрәк җылылары —
Күңел байлыклары,
Мәрхәмәтле булган кешедә.

Мәхәббәтле кеше —
Бик бәхетле кеше,
Бизи аны эчке матурлык.
Мәрхәмәтле кеше —
Игелекле эше,
Бик яратып үрнәк алырлык.

Җанның сафлыклары —
Күңел байлыклары,
Мәхәббәтле булган кешедә.
Йөрәк җылылары —
Күңел байлыклары,
Мәрхәмәтле булган кешедә.

Кием затлылыгы
Әле берни түгел,
Түбән җанлы булса хуҗасы.
Эчке матурлыкны
Кабул итә күңел;
Сокландыра әнә шунысы.

Җанның сафлыклары —
Күңел байлыклары,
Мәхәббәтле булган кешедә.
Йөрәк җылылары —
Күңел байлыклары,
Мәрхәмәтле булган кешедә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »