Күңел сизә

Категория: көе сүзләре

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Карашыңнан нурлар сирпелә.
Килә өметләрем
Таң җилләре белән,
Синең мәхәббәтең
Минем йөрәгемдә җилкенә.

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора,
Караңгы төн пәрдә корса да.
Тоям сулышыңны,
Йөрәк тибешеңне.
Тизрәк яннарыңа
Барып җитәр өчен юл салам.

Сизәм әллә каян,
Күңел күреп тора:
Яну, көю көтә каршыда.
Җилләр иссәләр дә
Йөзгә бәрә-бәрә.
Икәү бергә чакта
Түзеп булыр, иркәм, барсына.

Голосов пока нет
« »