Гади кешеләр

Күпме яшим жирдә, гел якын миңа
Гади генә сүзләр, гади кешеләр.
Җылы бирә алар минем җанга,
Гади булсалар да, шундый көчлеләр.

Игелек иясе — гади кешеләр,
hичкайчан hичкемне түбәнсетмиләр.
Ихлас йөрәкле, мәрхәмәтлеләр,
Ниләр булса да, изге эшлеләр.

Күпме көче житә, гел ярдәм итә
Игелек иясе мохтаҗ кешегә.
Кирәк чакта җылы сүзләр әйтә,
Җавап өмет итми кылган эшенә.

Игелек иясе — гади кешеләр,
hичкайчан hичкемне түбәнсетмиләр.
Ихлас йөрәкле, мәрхәмәтлеләр,
Ниләр булса да, изге эшлеләр.

Яхшылыгы өчен гел истә кала,
Хәтерләрдә кала, алар эзлеләр.
Ниләр генә әйтмә, тик шулай да
Бу дөньяны тота изге эшлеләр.

Игелек иясе — гади кешеләр,
hичкайчан hичкемне түбәнсетмиләр.
Ихлас йөрәкле, мәрхәмәтлеләр,
Ниләр булса да, изге эшлеләр.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »