Мине аңлар кешем очрасын дип
Язмышыма мин гел ялындым.
Кайчан да бер очратырмын диеп,
Хыялымда сиңа табындым.
Гомерләрнең барлык язларын
Синең белән генә көтәрмен.
Гашыйк йөрәгемнең назларын
Сиңа гына бүләк итәрмен.
Уйларымда идең, төшләремдә,
Бүген менә сиңа юлыктым.
Карашыңны тойган мизгелемдә
Дөньямны да, хәтта, оныттым.
Гомерләрнең барлык язларын
Синең белән генә көтәрмен.
Гашыйк йөрәгемнең назларын
Сиңа гына бүләк итәрмен.
Зарыгыплар көткән кешем идең,
Беркемгә дә сине тиңләмим.
Сокланганым, яратканым үзең,
Югалтырга сине теләмим.
Гомерләрнең барлык язларын
Синең белән генә көтәрмен.
Гашыйк йөрәгемнең назларын
Сиңа гына бүләк итәрмен.
