Туган иле якындыр
Җирдә hәркемгә.
Туган теле газиздер
һәрбер күңелгә.
Күп гасырлы тарихлы
Татарстаным.
Болгар иле дәвамы —
Минем Ватаным.
Туган җирем, Ватаным,
Гел тынычлык ягында.
Үз милләте саклансын
һәрбер татар җанында.
Мин яшәргә телимен
Тик үз илемдә.
Сойләшергә телим мин
Үз телемдә.
Яңгырасын җырларың,
Татарстаным!
Имин атсын таңнарың,
Газиз Ватаным!
Туган җирем, Ватаным,
Гел тынычлык ягында.
Үз милләте саклансын
һәрбер татар җанында.
Багышлармын җырларны
Газиз илемә.
Мин җырлармын аларны
Туган телемдә.
Киләчәгең нык булсын,
Татарстаным!
Гасырлардан — гасырга
Калсын Ватаным!
Туган җирем, Ватаным,
Гел тынычлык ягында.
Үз милләте саклансын
һәрбер татар җанында.
