Сагышланма (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Бергә йөргән көннәр еракларда,
Йөрәк әллә нишли уйлаганда.
Барыйм микән әллә яннарыңа,
Житәр йөрәгемне яраларга.

Без бит бергә түгел, син ялгышма,
Безнең көннәр калды узганнарда.
Үткәннәрне уйлап сагышланма,
Язмыш биргән ярлар безнең янда.

Җырлар жырлыйм сине сагынганда,
Төзәтерләр, бәлки, яраларны.
Үткәннәрне күпме уйласам да,
Якынайтып булмый араларны.

Без бит бергә түгел, син ялгышма,
Безнең көннәр калды узганнарда.
Үткәннәрне уйлап сагышланма,
Язмыш биргән ярлар безнең янда.

Чикләр куяр идем яратуга,
"Сагынма!" — дип әгәр әйтеп булса.
Яратуны тыеп булмаса да,
"Син ялгышма!" — диеп акыл куша.

Без бит бергә түгел, син ялгышма,
Безнең көннәр калды узганнарда.
Үткәннәрне уйлап сагышланма,
Язмыш биргән ярлар безнең янда.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »