Вакыт сыный

Категория: көе сүзләре

Бер могҗиза кебек сине күрү,
Дөньям яктылыкка чорналды.
Моңлы җырдай йөрәгемә кердең,
Яулап алып аның кылларын.

Җанкаемда син булсаң да минем,
Яннарымнан гына еракта…
Гашыйкларны шулай сыный икән;
Вакыт сыный безне чынлап та…

Яннарыңда гына булыр идем
Тәүлекләрнең hәрбер мизгелен…
Аянычлар белән уйлый күңел,
Болай булу мөмкин түгелен…

Җанкаемда син булсаң да минем,
Яннарымнан гына еракта…
Гашыйкларны шулай сыный икән;
Вакыт сыный безне чынлап та…

Күрешунең мизгелләрен көтеп,
Вакыт сынавына түзәмен…
Күңелемне аңлар кешем диеп,
Мин бит сине озак эзләдем.

Җанкаемда син булсаң да минем,
Яннарымнан гына еракта…
Гашыйкларны шулай сыный икән;
Вакыт сыный безне чынлап та…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »