"Арзан гөл бу", — димә;
Гөлнең үзе өчен
Һич тә арзан түгел гомере.
Ялгыш кына өзмә,
Җуймас матур төсен,
Туфрагында булса тамыры.
Елый гөлнең җаны,
Тамырыннан өзгәч,
Суга утыртсаң да сула ул.
Елый һәркем җаны,
Туган җирдән киткәч,
Сулган гөлләр кебек була ул.
Үз туган төбәге
Газиз һәркем өчен,
Якын итми чит-ят җирләрне.
Туган җирдән читтә
Юк шул яшәү яме,
Юк шул сагынуның чикләре.
Елый гөлнең җаны,
Тамырыннан өзгәч,
Суга утыртсаң да сула ул.
Елый һәркем җаны,
Туган җирдән киткәч,
Сулган гөлләр кебек була ул.
Китсәм дә мин читкә,
Үз бәхетем өчен,
Бик сагынып кайттым илемне.
Арзан димим һич тә,
Тәрәз төбен бизәп,
Туфрагында үскән гөлемне.
Елый гөлнең җаны,
Тамырыннан өзгәч,
Суга утыртсаң да сула ул.
Елый һәркем җаны,
Туган җирдән киткәч,
Сулган гөлләр кебек була ул.
