Төшемә керәсең

Категория: көе сүзләре

Гел шулай керәсең төшемә:
Кулыңда чәчәкләр бәйләме,
Каядыр ашыккан җиреңнән
Карыйсың әйләнеп-әйләнеп.

Карыйсың, кулларың изисең,
Юлыңа чәчкәләр коела.
Йөзеңдә ниндидер үпкәләү
Һәм сагыш бар сыман тоела.

Нәрсәдер әйтәсең каерылып,
Тик җилләр өзгәли сүзеңне.
Юлларга коелган чәчәкләр
Үбәләр җирдәге эзеңне.

Гел шулай керәсең тешемә:
Кулыңда — яшьлекнең гөлләре.
Гөлеңне йолкыйлар кулыңнан
Язмышның аяусыз җилләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
« »