Минем шатлыкларым

Категория: көе сүзләре

Чит җирләрдә булдым,
Биек таулы якта;
Каеннарсыз икән таулары.
Туган җиргә кайттым,
Татарстаныма;
Сагынудан җаным елады.

Җирдән күккә чаклы
Минем шатлыкларым;
Булмый аны, хәтта, аңлатып.
Мин ул шатлыкларны
Туган җирдә таптым,
Үз телемдә җырлыйм яратып.

Әллә каеннары,
Йолдызлармы тартты,
Ымсындырып минем җанымны.
Татарстанымны
Бик сагынып кайттым,
Җырлар өчен йөрәк җырымны.

Инде китә алмам
Татарстанымнан,
Яшәр өчен җанны елатып.
Зифа каеннарын
Җилләре дә хәтта
Безнең телдә йөри җырлатып.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »