Читлектәге парлы кошлар
Үзәкне өзеп сайрый…
Ирексездән моңлы алар,
Йөрәгем шуны аңлый…
Чикләнгән ирекләр белән
Яшәве авыр инде…
Иректә киңлекне иңләп
Алар да очар иде,
Шатланып сайрар иде.
Читлекләрен ачсаң әгәр,
Алар иреккә очар.
Иректә дә бар шул хәтәр,
Бөркетләр бик тиз аулар…
Чикләнгән ирекләр белән
Яшәве авыр инде…
Иректә киңлекне иңләп
Алар да очар иде,
Шатланып сайрар иде.
Ирексездән моңлы җаннар
Үзенә ирек даулый…
Читлектәге парлы кошлар
Үзәкне өзеп сайрый…
Чикләнгән ирекләр белән
Яшәве авыр инде…
Иректә киңлекне иңләп
Алар да очар иде,
Шатланып сайрар иде.
Бу җыр Лилия Хәмитова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 28/11/2025 - 16:39
«
»
