Җиһанда ярату кирәк

Категория: көе сүзләре

Аз гына, яз гына түгел,
Һәр фасыл ярату өченгә.
Һәрвакыт ярата йөрәк,
Янадыр мәхәббәт хисендә.
Аз гына, яз гына түгел,
Йөрәкләр ярата гомергә. Әй!

Җиһанда ярату гына
Гүзәллек, матурлык калдыра.
Бу гомер тикмәгә түгел
Бирелгән сиңа да, миңа да;
Ярату өчен һәр замана.

Яхшыга ышанам үзем,
Һәр йөрәк ярату өченгә.
Дөньяны ярату кирәк,
Иминлек — мәхәббәт көчендә.
Бу җиһан саклансын өчен,
Шундый көч бирелгән кешегә. Әй!

Җиһанда ярату гына
Гүзәллек, матурлык калдыра.
Бу гомер тикмәгә түгел
Бирелгән сиңа да, миңа да;
Ярату өчен һәр замана.

Голосов пока нет
« »